Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2021, 17:58

Ел башыннан Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 18,6%ка кимегән

Аварияләрдә һәлак булучыларның саны 30,6%ка кимегән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда агымдагы елның 9 ае дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 18,6%-ка, һәлак булучылар саны 30,6%-ка, зыян күрүчеләр саны 16,7%-ка кимегән. Ел башыннан бирле шәһәрдә 1036 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 25 кеше үлгән, 1211 кеше җәрәхәтләнгән. Шул ук вакытта балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүе белән бәйле вәзгыять иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров рәислегендә узган комиссия утырышында шәһәр юлларында куркынычсызлыкның ничек тәэмин ителүе турында фикер алыштылар.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына җәяүлеләр үлә, юлда һәлак булган 25 кешенең 14-е – юлны җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә, өчесе светофорның тыелган сигналына чыккан, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Игорь Новиков. Машина йөртүчеләрнең көйләнә торган чатларда уң яки сул якка борылыш ясаганда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да аз түгел. Бу елның 9 аенда 34 чатта шундый 43 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 45 кеше тән җәрәхәте алган. Тулаем алганда, шәһәрдә 163 җәяүлене бәрдергәннәр, алар юлны тиешле булмаган урыннарда чыккан, шул ук вакытта 8 кеше һәлак булган һәм 158 кеше тән җәрәхәтләре алган.

«Якын арада мондый юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте интенсивлыгына анализ ясарга, беренче чиратта, авария күп була торган чатларда һәм светофор объектларында җәяүлеләр хәрәкәте өчен аерым фаза кертү буенча карарлар кабул итәргә кирәк», – дип ассызыклады Игорь Новиков.

«Казанның һәр районында балаларның саксызлыгы аркасында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән мәктәпләр бар»

Юлларда балалар имгәнүе белән бәйле вәзгыять аеруча игътибар үзәгендә. Казанда һәлакәтләр һәм зыян күрүчеләр саны балигъ булмаганнар арасында 5%  һәм 8%-ка арткан, юл-транспорт һәлакәтләрендә бер бала һәлак булган. Балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – юлны билгеләнмәгән урында һәм светофорның тыю сигналына кичү. «Казанның һәр районында агымдагы елда балаларның саксызлыгы аркасында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән мәктәпләр бар», – дип билгеләде И.Халиков. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләренә өлкәннәр гаебе белән балигъ булмаган җәяүлеләр, шулай ук автомобиль салонында булган балалар эләгә. «Агымдагы елда мондый юл-транспорт һәлакәтләренең өлеше 48% һәм 23% тәшкил итте», – дип өстәде ул.

Игорь Новиков мәктәп җитәкчеләрен мөмкин кадәр күбрәк балаларны  яшь хәрәкәт инспекторлары отрядына җәлеп итәргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, отрядларда торучы укучылар соңгы 10 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашмаган. «Күзәтчелек органы буларак ЮХИДИ гына укучыларның тәрбия процессына тулысынча йогынты ясый һәм ата-аналар белән тиешле дәрәҗәдә хезмәттәшлек итә алмый. Мондый эшнең нәтиҗәлелеген мәгариф органнары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек кысаларында арттырырга мөмкин», – дип ассызыклады ул.

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, үз чиратында, барлык 169 гомуми белем бирү оешмаларында да 1-11 сыйныф укучылары өчен юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып инструктажлар, сыйныф сәгатьләре үткәрелүе турында сөйләде. Шулай ук мәктәпкәчә һәм мәктәп буынының барлык белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге почмаклары, юл иминлеге паспортлары, «мәктәп – йорт – мәктәп» куркынычсыз маршрут схемасы яңартылды. Даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә, алар арасында «Игътибар – балалар!» , «Кояш нуры», «Юл хәрәкәте иминлеге көне» һәм башкалар.

Моннан тыш, 98 балалар бакчасының автошәһәрчекләре бар, шул исәптән 18 стационар һәм 80 мобиль, юл йөрү кагыйдәләре буенча кабинетлар булдыру буенча да эш алып барыла. 2010 елда балалар бакчаларында 117 кабинет булса, бүгенге көндә алар 131. «Кабинетларны эчтәлек, шул исәптән әсбап, уеннар, микрорайоннарның макетлары, педагоглар кулы белән эшләнгән схемалар, атрибутлар белән тулыландыру мөһим», – дип билгеләп үтте Ирек Ризванов һәм шәһәрнең һәр уку йортына әлеге эшне оештыру өчен Дәүләт автоинспекциясенең аерым хезмәткәрләрен беркетергә тәкъдим итте. Үз чиратында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин балалар өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының тарих музеена экскурсия оештырырга тәкъдим итте.

Казанда яңа машина йөртүчеләр гаебе белән 66 юл-транспорт һәлакәте булган

Булачак машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфаты да актуальлеген югалтмый. Александр Мищихин ассызыклаганча, автомәктәпләрдә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. 9 ай эчендә Казанда машина йөртүчеләр гаебе белән 66 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларны йөртү стажы 2 елдан ким. 95 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, икесе һәлак булган. «Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәбе – әлеге фаҗигаләрдә гаепләнүчеләр булып килгән катнашучыларда куркынычсыз йөртү күнекмәләре булмау. Машина йөртүчеләрне әзерләүдә педагогларның һәм җитештерүгә өйрәтү осталарының квалификация дәрәҗәсе төп роль уйный, – дип ассызыклады Александр Мищихин. – Кайбер автомәктәпләрнең җитәкчелеге һәм педагогик составының һөнәри эшчәнлегенә намуссыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, транспорт чаралары руле артында җавапсыз шоферлар тора, аларның бер өлеше инде беренче ел дәвамында ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга юл куя, җәза буларак транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган».

Илдар Шакиров квалификациясез машина йөртүчеләр чыгара торган автомәктәпләр исемлеген гомуми күзаллауга эләргә тәкъдим итте. «Машина йөртү хокукы алырга теләгән казанлылар теге яки бу мәктәптә хокук тапшыручыларның проценты нинди икәнне шунда ук беләчәк, автомәктәпләр үзгәрешләр кертергә теләми икән, укучылар саны буенча җәза бирәчәкбез», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.

Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм уртача 7 минут 48 секунд эчендә килеп җитә

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов ел башыннан ашыгыч медицина ярдәме бригадасы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәмгә 1515 тапкыр чыкты, дип сөйләде. Юл-транспорт һаләкәте урынына уртача килү вакыты 7 минут 48 минут тәшкил итә. Тулаем алганда, юл-транспорт һәлакәте вакытында 1466 зыян күргән кешегә, шул исәптән 226 очракта – балаларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде. Шуларның 20-се зыян күргән, шул исәптән 1 бала һәлак булган. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгәнче 18 кеше һәлак булган, транспорт белән күчергән вакытта – 2 кеше. Хастаханәгә 785 зыян күрүче китерелгән, шул исәптән 129 бала.

Ашыгыч ярдәм автопаркында берничә төр транспорт исәпләнә: 127 санитар автомобиль, шул исәптән «С» классында – 7, «В» классында – 120, шулай ук 4 мотоцикл. Көн саен 81 күчмә бригада формалаша.

15-нче октябрьдән юл хезмәтләре тәүлек буе эшли торган режимга күчте

Юл хезмәтләренең юлларны кардан чистартуга әзерлеге турында Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов сөйләде. 15-нче октябрьдән юл хезмәтләре тәүлек буе эшли торган эш режимы күчте. Һава шартларының кискен начараюы очрагына 80 катнаш юл машинасы әзер. Җыештыру техникасын тулысынча 25-нче октябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Кышын җыештырылырга тиешле юлларның гомуми озынлыгы 1950 км тәшкил итә, территориянең гомуми мәйданы – 21,8 млн кв.метр, шуның 3,8 млн кв. метры – тротуарлар. «2022 елда җыештырыла торган мәйданнарның артуы 300 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, бу яңа юл участокларын файдалануга тапшыру, юл катламын реконструкцияләү һәм тротуарлар төзелеше белән бәйле», – дип сөйләде Альберт Ибраһимов.

Юлларны карап тоту буенча вазыйфалар агымдагы ел ахырына кадәр килешү йөкләмәләре булган 4 генподрядчы оешмага йөкләнгән. 2022 елга подрядчы оешмалар декабрьдә конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Илдар Шакиров район башлыкларына юлларны чистартканда тукталышларга, керү юлларына, башка проблемалы зоналарга аерым игътибар бирергә кушты. «Узган ел җитәрлек күләмдә беркетмә төзелде, быел мондый хәл булмас дип өметләнәбез», – дип йомгаклады ул.

 

Фоторепортаж
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы, 20.10.2021
Барлык яңалыклар