Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2019, 14:56

1 мартта инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү башлана

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казан эшкуарларын ел саен уздырыла торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясенә катнашырга чакыралар. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен гаризалар 1 марттан 30 майга кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә кабул ителәчәк.

Карауга сәнәгатьнең теләсә кайсы тармагында гамәлгә ашыру планлаштырыла торган кыска вакытлы һәм озак вакытлы инвестицион проектлар кабул ителә. Конкурста җиңүче проектлар Россиянең эре банкларының финанс ресурсларына кредит бирү шартларында һәм бу проектны гамәлгә ашыру өчен таләп ителә торган срокта керә алачак.

"Төбәкләр-тотрыклы үсеш" премиясе ярдәмендә Башкортстан Республикасында, Мәскәү, Ленинград, Калининград, Вологда һәм Липецк өлкәләрендә проектлар уңышлы тормышка ашырылды.

Конкурс 2011 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә оештыру комитетына 5,5 меңнән артык гариза кергән. Россия Федерациясенең 74 субъектыннан 2120 катнашучы проектлары 2 трлн сумнан артык инвестиция потенциалы булган банк-оештыручылар, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан проектлар өчен дәүләт ярдәменең мөмкин формалары турында уңай бәяләмә алды. Бүгенге көнгә 168 млрд.сумлык 154 инвестиция килешүе килешенгән һәм имзаланган.

Конкурста катнашу өчен гариза тутырырга һәм аны региональ координаторга, ә күчермәсен Конкурсның Оештыру комитеты почтасына җибәрергә кирәк: info@infra-konkurs.ru.

Тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында, белешмәлектә һәм 8(800)775-10-73 телефоны аша алырга була, дип хәбәр итәләр проектны оештыру комитетына.

Барлык яңалыклар