Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2019, 12:24

Азат Нигъмәтҗанов: «Чишелмәгән проект мәсьәләләре аркасында тоткарланырга тиеш түгелбез»

Алданган өлеш кертеп фатир алучылар мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә киңәшмә узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Алсу Сафина). Казанда Чистай урамының 68-нче кварталындагы «Маг-Строй» проблемалы йорты югары әзерлек дәрәҗәсендә: беренче блокта төзелеш-отделка эшләре 90%-ка башкарылган, икенче блокта – 60%-ка. Барлык эшләр дә график буенча бара, ә кайбер юнәлешләр – хәтта алдарак та. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановның алданган өлеш кертеп фатир алучылар мәсьәләләре буенча үткәргән чираттагы күчмә киңәшмәсендә билгеле булды.

Әлеге йортны төзү 2007 елда башланды, аны 2012 елда файдалануга тапшырырга тиеш иделәр, әмма төзүченең («Маг-Строй» ҖЧҖ) бөлгенлеккә төшүе аркасында төзелеш эшләре туктатылды. Узган елның көзеннән ике елга якын эшләр алып барылмаган проблемалы объектны төзеп бетерергә «Бриз» компаниясе кушылды.

Аның директоры Андрей Беляков сөйләгәнчә, хәзер ике блокта 321 кеше эшли. Бүгенге көндә йортта барлык лифтлар да монтажланган, июнь уртасында «Бриз» Таможня берлегенең техник регламенты нигезендә декларация алу өчен Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә заявка җибәрергә ниятли. Әлеге документ лифтларны файдалануга тапшыру өчен кирәк.

А.Беляков шулай ук челтәрләр буенча барлык эшләр дә диярлек башкарылганлыгын җиткерде. Аерым алганда, суүткәргеч челтәрләре буенча эшләр төгәлләнеп килә, врезка ясалган һәм монолит камера коеп ясала. Моннан тыш, яңгыр канализациясе проектын соңгы килештерү бара. «1-нче июньгә эшкә чыгабыз, ордер алабыз һәм 10 көн эчендә яңгыр канализациясен салабыз», - дип сөйләде «Бриз» директоры. Шуны да искәртик: эшләр барышында якындагы территория буенча яңгыр сулары канализациясе челтәрен 100%-ка күчерү таләп ителүе ачыкланды. Элегрәк шулай ук канализация участогы да салынган иде. Шуның белән беррәттән су үлчәү узелын монтажлау да төгәлләнеп килә.

Киңәшмәгә килгән «Маг-Строй» өлешчесенең берсе Лилия Миннегалиева балалар мәйданчыгы һәм парковка белән кызыксынды. Йорт яны территориясен төзекләндерү проекты әлегә расланмаган. Андрей Беляков хәбәр иткәнчә, бу атнада проект тулысынча экспертизага тәкъдим ителәчәк.

Азат Нигъмәтҗанов барлык документларны тиз арада килештерү кирәклегенә игътибар итте, чөнки төзелеш-отделка эшләре тәмамланганнан соң хәл ителмәгән мәсьәләләр объектны тапшыруны тоткарларга мөмкин. «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүенә чыгу өчен барлык документлар да килештерелергә тиеш. Мондый проект мәсьәләләре аркасында без тоткарланырга тиеш түгел», - дип билгеләп үтте ул.

«Хәзер проект карары кирәк. 2018 елның августында шәһәр төзелеше законнарына шактый үзгәрешләр кертелде, - дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. - «Свей»ның дүртенче йортын ике айга иртәрәк тапшыра алдылар. Әмма үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, асфальтның икенче катламын ясау һәм төзекләндерү эшләрен төгәлләү өчен җылынганын көтәргә туры килде».

Азат Нигъмәтҗанов объектны тапшырыр алдыннан ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгечләре тикшеречәген искәртте. «Әгәр ниндидер фатирда нәрсәдер гамәлдәге нормативларга туры килми икән, яңадан эшләргә туры киләчәк», - дип тынычландырды ул булачак торак язмышы белән кызыксынган "өлешче"ләрне.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук алданган Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре, конкурс идарәчеләре катнашты.

Фоторепортаж
Чистай урамындагы проблемалы йортның өлеш кертеп фатир алучылары белән очрашу, 22.05.2019
Видеорепортаж
22.05.2019 14:07
Чистай урамындагы проблемалы йортның өлеш кертеп фатир алучылары белән очрашу, 22.05.2019
Барлык яңалыклар