Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2020, 13:18

Татарстанда тагын 38 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. 13 авыручы хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.


Коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штаб утырышында билгеләп үтүләренчә, авыручылар арасында 1 балигъ булмаган бала бар, 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7-шәр кеше 50 яшьтән 60 яшькә, 60 яшьтән 70 яшькә,70 яшьтән 80 яшькә кадәр.

21 кеше - Казанда, 4-шәр кеше – Яр Чаллыда һәм Норлат районында, 2-шәр кеше – Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарында, 1-әр кеше Арча, Кама Тамагы һәм Чистай районыннарында яши.

4-нче июль мәгълүматлары буенча, Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4711 очрагы теркәлгән, 3547 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37-се - соңгы тәүлектә. 1147 кеше әле дә дәвалану уза.

Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 6732 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә барлыгы 674 мең 515 кеше авырган. 446 мең 879 кеше савыккан, 10027 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар