Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Капиталь ремонт

Порталның «Капиталь ремонт» проекты бүлегендә шәһәрлеләр 2022 елда капиталь төзекләндерү узарга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары исемлеге белән таныша ала. Биредә объектларның адреслары белән карта, яңалыклар, капиталь төзекләндерү программаларында катнаша торган объектларның адреслы исемлеге һәм башка материаллар урнашкан.

Проект турында
«Капиталь төзекләндерүгә комплекслы якын килү ярдәмендә яңа Казан барлыкка килә»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Татарстан Республикасында торак фондны адреслы капиталь төзекләндерү программасы 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу чорда Казанда 3,5 меңнән артык йортка капиталь ремонт ясалган, аларда 836,5 меңнән артык кеше яши. 2021 елда Казанда 293 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. 2022 ел программасына шәһәрнең 161 күп фатирлы йорты кертелгән.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында мәгариф учреждениеләренә (мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына), яшүсмерләр клубларына, балалар сәламәтләндерү лагерьларына, ишегалларына һәм юлларга капиталь төзекләндерү үткәрелә, шул исәптән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасы буенча да программалар гамәлгә ашырыла.

Соңгы 5 елда Татарстан башкаласында 51 балалар бакчасы  ремонтланды. 2022 елга капиталь ремонт программасына 11 балалар бакчасы һәм 6 мәктәп кертелгән. Моннан тыш, быел «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена һәм 2 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Шулай ук Казанда юлларны норматив хәлгә китерүгә дә игътибар бирелә. Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында урам-юл челтәре торышы һәм үсеше буенча лидер дип танылды.

Узган ел Казанда гомуми озынлыгы 115 километр булган 167 шәһәр һәм поселок юлы ремонтланган. Быел да «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру һәм урам-юл челтәрен ремонтлау планлаштырылган.

Шулай ук 2022 елда «Безнең ишегалды» программасы дәвам итәчәк, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел дәвамында Татарстанның 2014 елга кадәр төзелгән, ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең башка программалары буенча эшләр башкарылмаган күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга якынча 50 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 430 йортның 227 ишегалды территориясе ремонтланган. Үзеңнең ишегалдыңны dvor.tatar программасының рәсми сайтында бастырылган картада табарга мөмкин.

 


Медиа

Фото
Видео
Сораулар һәм җаваплар
  • Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программаларын формалаштыру процессы нинди норматив-хокукый актлар белән тәртипкә салына?
    Киңәйтергә

    1.  Россия Федерациясе Торак кодексы - IX бүлек.

    2.  Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү ясауны оештыру турында»гы Законы

    3.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын раслау турында»гы карары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru (1230-нчы номерлы, 2018 елның 25-нче декабре редакциясендә).

    4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 8-нче октябреннән чыккан 729-нчы номерлы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми йорт милкен капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасын Казан шәһәре территориясендә 2017-2019 елларда гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планын раслау турында»гы карары, (2018 елның 18-нче декабреннән чыккан 1169-нчы номерлы карар үзгәрешләрен исәпкә алып) Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында http://prav.tatarstan.ru.

    5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларындагы гомуми милеккә капиталь төзекләндерү үткәрү чиратын билгеләү критерийларын куллану тәртибен раслау турында»гы карары.



  • Торак биналарның милекчеләре капиталь төзекләндерүнең кайсы елда башкарылачагын ни рәвешле белә ала?
    Киңәйтергә

    Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында http://minstroy.tatarstan.ru танышырга мөмкин. Программада пландагы төзекләндерү елы һәм һәр йорт буенча эш төрләре күрсәтелә.



  • Йортларны капиталь төзекләндерү программалары ничек формалаша?
    Киңәйтергә

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1146-нчы номерлы карары (2018 елның 25-нче декабреннән чыккан 1230-нчы номерлы карары редакциясендә) белән расланган Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программасы (алга таба – Программа) Россия Федерациясе Торак кодексы, Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законы нигезләмәләренә таянып эшләнде. Программаны тормышка ашыру вакыты – 2014-2043 еллар. Программа халык акчаларын җыю күләмендә формалаштырылган һәм елына кимендә бер тапкыр актуальләштерелергә тиеш. Программада һәр йорт буенча пландагы төзекләндерү елы күрсәтелә. Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү чираты Программада Татарстан Республикасының 2013 елның 25-нче июненнән чыккан 52-ТРЗ номерлы Законында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31-нче декабреннән чыккан 1132-нче номерлы карарында күрсәтелгән критерийлар нигезендә билгеләнә.

    Йортларны капиталь төзекләндерү программасы идарәче оешма тарафыннан йортларның электрон паспортларына кертелгән мәгълүматлар буенча «Торак фонд мониторингы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында түбәндәге критерийларны исәпкә алып формалаша:  төзелеш елы, соңгы капиталь төзекләндерү елы, тузганлык дәрәҗәсе, проект-смета документлары булуы, энергия тикшерү паспортлары, капиталь төзекләндерү өчен түләү буенча финанс дисциплинасы булу.



Барлык сораулар
2021 елда Казанда ремонтланган:
  • 293
    күп фатирлы йорт
  • 227
    ишегалды
  • 167
    шәһәр һәм бистә юллары