Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Казан - музыка шәһәре

2019 елда Казан «музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә керде. ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли.  Хәзерге вакытта ул  бөтен дөнья буенча 246 шәһәрне үз эченә ала.

Казан турында

Казан - 1000 еллык тарихы һәм борынгы гореф-гадәтләре булган, актив һәм җаваплы шәһәрлеләр яшәеше өчен уңайлы шартлар тудырылган, ачык хакимият һәм куркынычсыз тирәлеккә ия шәһәр.

Казан - ачык чагылыш тапкан мультимәдәни һәм поликонфессиональ составлы мегаполис. Мәдәни, дини һәм тел күптөрлелеге гармониясендә шәһәрдә якынча 1,2 млн кеше – 115 милләт вәкиле яши. Шәһәрдә 117 культ объектлары гамәлдә.

Казан уникаль мәдәни код иясе. Шәһәр картасында башкаланың мәдәни күптөрлелеген формалаштыра торган 1000-нән артык объект бар. Казан, «музыка» юнәлеше буенча иҗади шәһәр булу хокукына кандидат буларак, бөтен мәдәният һәм иҗат потенциалын, шәһәрнең үзенчәлеге һәм үсеше үзәгенә музыканы куеп, аны социаль интеграциянең һәм бердәмлекнең әйдәп баручы көче буларак файдаланырга омтыла. 


«1000 елдан артык буыннан-буынга мәдәни мираска сак караш тапшырылып килә. Әмма шәһәрнең төп байлыгы ул - актив, креатив һәм игелекле халык. Кунаклар кабул итү безнең өчен дәрәҗә һәм зур ләззәт»
Илсур Метшин
Казан Мэры
 

Казанда музыка

Казан Россия көнчыгышында мәдәният һәм сәнгать үзәкләренең берсе булып тора. Биредә күп кенә мәдәният эшлеклеләре туган һәм иҗат иткән, алар дөнья музыкасы тарихына үз исемнәрен язганнар. Алар - бөек җырчы Федор Шаляпин, Композиторлар Милий Балакирев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, джаз музыканты Олег Лундстрем, пианист Михаил Плетнев, опера җырчылары Альбина Шаһиморатова һәм Аида Гарифуллина.

Казанда даими рәвештә яңа мәдәни мәйданчыклар, мәсәлән, «Штаб» креатив киңлеге, «Смена» Заманча сәнгать үзәге, «Угол» иҗат лабораториясе, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге, барлыкка килә.

Иҗади эшчәнлеккә өлкән буынга караган казанлылар да җәлеп ителгән – 10 меңнән артык шәһәрле «Жизнелюб» Казан проектында катнаша.

52 шәһәр паркы һәм сквер музыка фестивальләре һәм концертлар оештыру өчен ачык мәйданчыклар булып тора. Аларда ел саен 700-дән артык төрле чара, кино күрсәтү һәм кул эшләре ярминкәләре үткәрелә.


Музыка һәм хәйриячелек


Казан мәдәни тормышының мөһим өлеше - хәйрия чаралары. Бу өлкәдә иң зур проектларның берсе - мөмкинлекләре чикле балалар катнашында «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты фестивале.

La Primavera камера оркестры хәйрия концертлары үткәрә, шулай ук  «Классика онлайн», «Кәрәзле телефоннан көйләр» проектларын гамәлгә ашыра, шәһәр студентлары һәм укучылары өчен Казан хосписында, Балалар республика хастаханәсендә һәм приютларда  «Рәхмәт» ишетү өчен» концертлары һәм музыка мәктәпләре өчен «Иртәгәге көн йолдызлары» белем бирү проектын тормышка ашыра.

2018 елда коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар белән берлектә барлыгы 40-тан артык социаль әһәмиятле мәдәни проект гамәлгә ашырылды һәм 120 чара үткәрелде.



Мәдәни тәңгәллекне саклау

 

Казанда мәдәни тәңгәллекне саклауга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче милләтләрнең мәдәниятен саклауга Казан филармониясе эше юнәлтелгән.

2014 елдан башлап «Безнең йорт - Татарстан» этномәдәни фестивале үткәрелә, ул республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра.

2016 елдан башлап шәһәрдә «Үзгәрешләр җиле» татар поп-музыкасы фестивале үткәрелә. Проектның төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә татар музыкасын алга этәрү. Фестивальдә Россиянең башка шәһәрләреннән, Италия һәм АКШтан килгән артистлар белән бергә татар эстрадасы артистлары катнаша.

2018 елда Казанда беренче тапкыр TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узды. Фестивальнең миссиясе – татар музыкасында, театрда, дизайнда, кино һәм сәнгатьтә соңгы елда барлыкка килгән иң кызыклы күренешләрне берләштереп, мәдәни көн тәртибен формалаштыру. Чара 30-нчы августта билгеләп үтелә торган Шәһәр көненә багышланган. 



Саннар һәм фактлар:
  • 1,25 млн.
    кеше Казанда яши
  • 486
    мәдәни мирас объектлары Казанда урнашкан
  • 400-дән артык
    мәдәният учреждениеләре Казанда эшли
  • 4000-гә якын чара
    ел саен мәдәни үзәкләр тарафыннан үткәрелә
Казандагы вакыйгалар
Казан шәһәр чараларының киң палитрасы белән аерылып тора.

Шәһәр тарихына «алтын» бит булып 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада керде, аның мирасы 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырырга мөмкинлек бирде. Бу елның августында шәһәр һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

«Бүгенге көндә шәһәр тормышындагы эре халыкара вакыйгалар ниндидер гадәти булмаган күренеш булып түгел, ә көндәлек тормышның бер өлеше, бөтен шәһәр икътисадын тотрыклы үстерүнең гаять нәтиҗәле коралы һәм социаль үзгәртеп корулар өчен мөмкинлек булып тора»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Татарстан башкаласының мәдәни тормышы бик күп халыкара статуслы музыка форумнарына бай, алар арасында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа-Азия» заманча музыка фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» заманча музыка фестивале, «Алтын көз» open-air фестивале, «L'arte de larco» фестивале, шулай ук «Тәмле Казан» фестивале, «Аксенов-фест» әдәби фестивале, «Смена» Заманча мәдәният үзәге китап фестивальләре һәм халыкара мөселман киносы фестивале бар.
Казан инфраструктурасы
«Без мәдәнияте киң палитрага һәм бай тарихка ия булган шәһәрдә яшибез. Казан Мэры буларак, минем өчен мәдәният мәсьәләсе игътибар үзәгендә, чөнки без югары мәдәниятле шәһәрне булдыру өчен көрәшәбез. Кешенең социаль статусына бәйсез рәвештә, һәркемгә юнәлдерелгән мәдәниятне булдыру мөһим»
Илсур Метшин
Казан Мэры



  Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереялар, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы һәм 2 филармония бар. Казан Дәүләт симфоник оркестры һәм «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры Казаннан ерак җирләрдә дә дан тота. Шәһәр халкына иҗади яктан үз-үзләрен табу мөмкинлеген 17 муниципаль мәдәният һәм ял учреждениесе, 392 клуб оешмасы, шулай ук 50 балалар сәнгать мәктәбе, Казан дәүләт консерваториясе һәм музыка училищесы бирә.

Хәзерге вакытта 20-гә якын креатив индустрия һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешма мәдәният өлкәсендә үз эшчәнлеген алып бара. Шәһәрдә мәдәният өлкәсендә үз эшчәнлеген алып бара торган 771 юридик зат һәм 336 эшмәкәр теркәлгән.

2016 елда Казанда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту эшләре башланды – реконструкциядән соң беренчеләрдән булып В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы һәм «Московский» мәдәни үзәге ачылды. Казанда мәдәният сарайларын масштаблы реконструкцияләү учреждениеләрне тәртипкә китерергә генә түгел, ә аларның эшчәнлегенең яңа юнәлешләрен үстерергә дә мөмкинлек бирә.

Казанның мәдәни тормышында «Жизнелюб» социаль проекты аерым урын алып тора, ул өлкәннәргә шәһәрнең мәдәният йортлары һәм сарайларында, китапханәләрендә һәм паркларында иҗади эшчәнлек белән бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Пенсионерлар арасында бию, вокал, сәламәт яшәү рәвеше һәм мобиль ликбез иң популяр юнәлешләр булып тора.

Казанның музей мирасын бай фонд тәшкил итә. «Казан» Милли мәдәни үзәгенең музей комплексы составына милли мәдәният музее, Казанның 1000 еллыгы музее, Константин Васильевның картиналар галереясы, Бакый Урманче музее, Әмир Мәҗитов музее, Илдар Зариповның галерея-студиясе, «Хәтер китабы» мемориалы, Василий Аксенов музей-йорты керә. Музей фондларында 50,5 мең берәмлек саклау берәмлеге исәпләнә.