Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Проектлар

Үзмәшгульләргә ярдәм

Бу бүлектә үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, яңа хокукый статусның өстенлекләре һәм Казанда үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә торган чаралар турында белергә мөмкин.

Үзмәшгульләр эшчәнлеген легальләштерү өчен, 2019 елның 1-нче гыйнварында Россиядә «һөнәри керемгә салым» яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт алды. Проект сынау режимында Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла.

Айлык салымның процент ставкасы физик затлар өчен товар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатканда алынган керемнең 4%-ы күләмендә, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен 6% күләмендә каралган. Яңа режимны куллана торган шәһәрлеләр профессиональ керемгә түләнә торган физик затлар кеременә салымнан азат ителә.

Яңа салым режимыннан мөлкәттән файдаланудан керем алучы физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук эшкә ялланмыйча һәм хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә эшчәнлек алып баручы физик затлар файдалана ала. Яңа махсус салым режимыннан файдаланырга мөмкин булган керемнең иң чик күләме елына 2,4 млн. сумнан артмый. Әгәр лимит артса, салымны куллану хокукы югала. Эксперимент вакытында салым ставкасы артмаячак, ә керемнең чик күләме кимемәячәк.

Физик затларны һәм шәхси эшкуарларны теркәү «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, салым органына килмичә, бер көн эчендә башкарыла.
1-нче июльгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда үзмәшгульләр сыйфатында 5609 кеше үз эшчәнлеген теркәгән. Казанда Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге эшли, ул салым җыемнарын кертү проектын популярлаштыру белән шөгыльләнә.

2019 ел ахырына кадәр Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча шәһәр программасын кабул итү планлаштырыла.
Сораулар һәм җаваплар
  • Кем ул үзмәшгуль?
    Киңәйтергә
    Үзмәшгульләр - эш бирүчесе яки ялланган хезмәткәрләре булмаган затлар, үзләренең шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы гражданнар.
  • Кем үзмәшгуль сыйфатында теркәлә ала?
    Киңәйтергә

    «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимыннан физик затлар (РФ һәм башка Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) дәүләтләре гражданнары), шул исәптән Россия Федерациясенең экспериментка кертелгән теләсә кайсы субъекты территориясендә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, мөлкәт хокуклары) сатуны гамәлгә ашыручы, хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр куллана ала.

  • Үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә теләүчеләргә карата нинди дә булса чикләүләр бармы?
    Киңәйтергә

    Керем күләме чикләнгән – ул елына 2,4 млн сумнан да артык булмаска тиеш.

    Шулай ук яңа режимны түбәндәгеләрне гамәлгә ашыручы затлар да куллана алмый:

    - акциз салымы салынган товарларны һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларын сату;

    - үзебездә җитештерелгән товарлардан тыш, теләсә нинди товарларны алып сату;

    - хезмәткәрләр яллау;

    - файдалы казылмаларны табу, сату;

    - башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү (агент килешүе, йөкләмә килешүләре, комиссия яки товарлар китерү хезмәтләре буенча).

  • Үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә?
    Киңәйтергә

    «Минем салым» («Мой налог») кушымтасы аша

    - смартфон яки планшетта AppStore яки Google Playдан «Минем салым» («Мой налог») кушымтасын күчереп алырга;

    - кушымтада мәгълүматларыгызны кертү юлы белән онлайн теркәлегез. Федераль салым хезмәтенә килү кирәк түгел;

    - шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин;

    - шәхси эшмәкәргә «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында теркәлгәннән соң 30 көн эчендә элеккеге режимны куллануны туктату турында Федераль салым хезмәтенә гариза бирергә кирәк; әгәр Сез шәхси эшмәкәр икән һәм «Профессиональ керемгә салым» салым режимын куллануны туктатырга җыенасыз икән, Сезгә шәхси эшмәкәрлекне туктату яки башка салым режимын сайлап алу турында Федераль салым хезмәтенә өстәмә гариза бирергә кирәк;

    - әгәр дә нәрсәдер сез уйлаганча килеп чыкмаса, теләсә кайсы вакытта, онлайн, «Минем салым» («Мой налог») кушымтасы аша, Федераль салым хезмәтенә килмичә генә, үзмәшгуль статусыннан төшү турында гариза язарга була.

Барлык сораулар
Казанда үзмәшгульләрнең теркәлү динамикасы:
  • 2693
    кеше - 2019 елның 1 апреленә
  • 5609
    кеше - 2019 елның 1 июленә
  • 3804
    кеше - 2019 елның 1 маена