Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Проектлар

Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю

Сайтның бу бүлегендә шәһәрнең калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасына ничек баруы турындагы яңаклыкларны карап барырга мөмкин булачак. Монда проект яңалыклары, кызыклы саннар һәм фактлар, экология һәм чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю темаларына сораулар һәм җаваплар, чүпне дуаль җыю өчен контейнер мәйданчыклары адреслары булган карта, икенчел чималны кабул итү пунктлары, каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары исемлеге, күчереп алу өчен чүпне аралау темасына листовкалар урнаштырыла.

Карта

Проект турында
«Бу экология, бу безнең иртәгәге көнебез. Ул бер кешене дә читләтеп узмый»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Казан – калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру белән шөгыльләнә торган Россиянең алдынгы шәһәрләренең берсе.

Моңа 2018 елның җәендә үк беренче адым ясалган иде – шәһәрнең Авиатөзелеш районында коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертү буенча пилот проекты булдырылды: ул вакытта 109 контейнер мәйданчыгы эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде.

Бүген Казанда дуаль чүп җыю өчен 850-дән артык торак фонд ишегалды чүп-чар җыю контейнерлары белән җиһазландырылды, проект башка районнарда да кулланыла. Һәм иң мөһиме – өлкә үсешен төгәл күзаллау бар: Казан Мэры Илсур Метшин, «Россия экология операторы» ачык-хокукый ширкәте генераль директоры Денис Буцаев һәм «РТ-Инвест» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Андрей Шипелов ниятләре турында өч яклы меморандумга кул куйдылар.

Планда – ишегалларында тирән типтагы контейнерлар кую, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә фандоматлар, эчемлекләрдән бушаган савытлар кабул итү аппаратлары урнаштыру, чүп-чарны аралау өчен тагын бер станция булдыру һәм пыяла, пластик, металл һәм органиканы эшкәртү өчен җитештерүчәнлекне үстерү.

Медиа

Фото
Видео
Сораулар һәм җаваплар
  • Контейнерлардан чүп бер машинага бушатыламы, әллә төрле чүп ташу машиналары киләчәкме?
    Киңәйтергә

    Калдыкларны төрле контейнерлардан чыгару төрле чүп ташу машиналары белән башкарыла. Аларның һәркайсының төрле маршруты һәм чүп чыгару вакыты бар.

  • Контейнерларны нинди ешлык белән бушатачаклар?
    Киңәйтергә

    Идарәче компаниянең каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы бар. Ике контейнерга аерылган чүп савытлар тулу белән чыгарылыр, дип көтелә. Азык-төлек калдыклары хәзер күп булмау сәбәпле, алар өчен куелган контейнер да тиз тулмаячак.

    Металл, пластик шешәләр, кәгазь һәм пыяла өчен билгеләнгән икенче контейнерны ешрак алып чыгарга туры килер, мөгаен. Шул ук вакытта, ел фасылына карап, чүп чыгару ешлыгын билгели торган санитар нормалар да бар.

  • Нинди калдыкларны – сары контейнерларга, ә кайсыларын соры тамгалы контейнерларга салырга кирәк?
    Киңәйтергә

    Сары тамгалы контейнерлар сәнәгать эшкәртүе өчен яраклы булган аралана торган коры чиста калдыкларга билгеләнгән. Аларга газеталар, дәфтәрләр, кәгазь, катыргы, пыяла банкалар, шешәләр, ватылган пыяла, сөт һәм сөт продуктларыннан, су, сыра, сок һәм башка сыеклыклардан бушаган пластик шешәләр, канистрлар, чиләкләр, тазлар, полиэтилен пакетлар һәм пленка, эчемлекләр һәм консервлар өчен металл банкалар, капкачлар, аэрозоль баллоннары һәм башка тимерләр керә.

    Соры тамгалы контейнерлар аралана торган дымлы һәм башка калдыклар өчен билгеләнгән. Бу категориягә азык-төлек калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, листовкалар, ялтыравыклы кәгазьдән плакатлар, әзер продуктлардан пенопласт лотоклар, кофе стаканнары, сөт тетрапагы, кефир, соклар, чипсы пакетлары, торт, пирожный, салатлардан бушаган үтә күренмәле кыштырдавык тартмалар, кием-салым, текстиль, аяк киеме, юеш чүпрәкләр, чүпрәк-чапрак, юешләнгән катыргы һәм кәгазь һ.б. дымлы калдыклар керә.

    Калдыкларны алар барлыкка килгән урыннарда коры һәм дымлы калдыкларга бүләргә кирәк. Дымлы калдыкларга, беренче чиратта, азык-төлек продуктлары керә, аларны макулатура (эшкәртүчеләр өчен аеруча кирәкле фракция) белән бер савытка салу измәгә генә әйләндерә, ул исә бары тик чүплеккә чыгарып ташларга гына яраклы була. Әгәр дә коры кәгазьгә юеш чүпрәк кебек әйберләр эләксә дә, шул ук хәл кабатлана.

    Тамга салынган контейнерларга араланган каты көнкүреш калдыкларын төяү һәм чыгару төрле чүп ташу машиналары белән башкарыла.

    Чүпләрне ахыргача аралап бетерү чүп эшкәртү станцияләрендә башкарыла.

    Эшкәртелә торган калдыклар фракцияләргә бүленү һәм аларны алга таба эшкәртүгә җибәрү өчен аралау станцияләренә җибәрелә. Соры тамгалы контейнерлар күмү өчен каты көнкүреш калдыклары полигонына җибәрелә. Экобоксларга җыелган зыянлы калдыклар махсус предприятиеләргә эшкәртүгә юллана.

  • Контейнер мәйданчыкларында каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар куелмаган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә

    Әгәр каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар куелмаса, күпфатирлы йорт белән идарә итә торган идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык сораулар
Саннар һәм фактлар:
  • 41 пункт
    шәһәрдә икенчел чималны кабул итү буенча эшли
  • 1636 савыт
    Казанда ПЭТ-шешәләр җыю өчен урнаштырылды
  • 80 экобокс
    Казанда зыянлы калдыкларны җыю өчен сатып алынды
  • 878 мәйданчык
    Казанда чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар белән җиһазландырылды