Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2019, 11:17

Казанлыларны «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестиваленә чакыралар

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 17-18-нче август көннәрендә казанлыларны «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестиваленә чакыралар. Кабан күле яр буенда яшь һәм талантлы дизайнерлар, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм креатив индустрияләрнең башка вәкилләре белән танышырга, шулай ук тематик мастер-класслар карарга, лекцияләр тыңларга, милли ризыкларны татып карарга, оригиналь бүләкләр алырга һәм башка бик күп нәрсәләрне карарга мөмкин булачак.

Мәсәлән, «Гыйлем» мәйданчыгында 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге актуаль темаларга лекцияләр оештырачаклар: «Zero Waste планетага хезмәттә: калдыкларны киметү өчен файдалы гадәтләр», «Татар тәрҗемәчесе мәктәбе: яшь тәрҗемәчеләр өчен мастер-класс», «Дөрес туклану: лекцияләр, мастер-класслар һәм интерактив», шулай ук Alone татар видео уенын һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдир итәчәкләр.

Лекторий мәйданчыгында 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр совет чорындагы репрессияләр, залимлык, Казанга су бастыру, шәһәрнең символик киңлегендә милли код һәм башка кызыклы темалар турында сөйләячәкләр.

100-дән артык оста үз эшләрен тәкъдим итәчәк дизайн-маркетта стильле татар һәм мөселман киемнәрен сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр, аксессуарлар, балалар әдәбияты, милли аяк киемнәре, интерьер әйберләре, татар принты булган бизәкләр һәм хәләл-косметика сатылачак. Фуд-кортта килүчеләрне яңа гына пешеп чыккан тәм-томнар, камыр эшләнмәләре һәм татар чәйләре, стрит-фуд, милли ризыклар белән сыйлаячаклар Шулай ук фестиваль мәйданчыгында Казанда Татарстанда үстерелгән табигый продуктлар белән беренче ферма-маркет узачак. Мәйданчыклар 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр шәһәрлеләр рус һәм татар телләрендә алып барылачак җәяүле һәм самокатлы экскурсияләргә кушыла, Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе тирәлеге белән таныша алачаклар.

Ел саен үткәрелә торган «Бию for you» секциясендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар биюе, фламенконы импровизацияләү буенча мастер-классларда, «Акылсыз бию» тренингында катнаша алачаклар.

Мәйданчыкта балалар өчен мастер-класслар һәм Казанның әйдәп баручы балалар үзәкләреннән уеннар оештырылачак. Балаларның фәнни экспериментларда, нейро-уеннарда, кулинария мастер-классларында, талантларны диагностикалауда, өстәл тренинг-уенында катнашу мөмкинлеге булачак. Яшь казанлыларны монда 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр

Шул ук вакытта фестивальдә «Сәяхәтче китаплар» дигән буккроссинг, фотокүргәзмә һәм китап күргәзмәсе эшләячәк. Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар, «Әбүгалисина» интеллектуаль квизы узачак, ә танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре татар әдәбияты әсәрләрен укыячак. Моннан тыш, яшь музыкантлар һәм шагыйрьләр татар телендә шигъри баттлда көч сынашачак.

17.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр яр буенда Татарстан яшь артистларының акустик концерты узачак.

20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр яр буенда «Туган як: Финляндия» фильмыннан өзекләр һәм кыска метражлы картиналар карарга мөмкин булачак.

Бу көннәрдә актерлык осталыгы, каллиграфия, шәҗәрә төзү, рәсем ясау буенча мастер-класслар зонасы эшләячәк. Биредә үк казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар өстәл уеннары уйный алачак. Фестиваль территориясендә «Кисекбаш» инсталляциясе һәм «Гаилә» фотозонасы фонында фотога төшәргә мөмкин булачак. «Мастерская» мәйданчыгы 17-нче августта 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 18-нче августта 13.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар