Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2020, 13:13

Людмила Тимакова Казанда социаль проектлар булдыру темасына тренинг үткәрәчәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 24-нче һәм 25-нче гыйнварда Казанда социаль проектлар, инклюзив һөнәрчелек остаханәләре, һөнәрчелек фестивальләре һәм башка чаралар оештыруга багышланган тренинг узачак. Аны «Капля солнца» инклюзив һөнәрчелек үзәгенә нигез салучы, 50-дән артык фестивальне оештыручы, өч тапкыр Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче Людмила Тимакова (Пенза) үткәрәчәк.

Тренингның беренче этабында тыңлаучылар инклюзив һөнәрчелек проектларының ни өчен кирәк булуын, алар өстендә эшләргә әзер булган кешеләрне ничек табарга, хакимият һәм партнерлар белән ничек хезмәттәшлек итәргә кирәк икәнлеген беләчәкләр. Моннан тыш, спикер тренингта катнашучыларга грантлар алу турында сөйләячәк - тыңлаучыларны киң таралган хаталарны җентекләп карау һәм шәхси консультацияләр, шулай ук грант заявкаларын аудитлау көтә.

Икенче этапта тренингта катнашучылар һөнәрчелек фестивальләрен оештыру турында тулы мәгълүмат ала алачаклар. Аерым алганда, чараны планлаштырганда нәрсә эшләргә кирәклеге, теманы ничек билгеләргә, документацияне ничек җыярга һәм сметаны дөрес төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар пресс-релизлар әзерләү, массакүләм мәгълүмат чаралары, хакимият органнары белән эшләү һәм башкалар турында беләчәкләр.

Тренинг ике көн дәвамында «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы. Катнашу бушлай, теркәлү кирәк.

Тренинг Президент грантлары Фонды, «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы, «Поисковый центр» үзирекле эзләү-коткару берләшмәсе, Социаль өлкәгә караган инновацияләр үзәге, Технологик үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге ярдәме белән үткәрелә.

Барлык вакыйгалар