Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2019, 09:20

«Казан ярминкәсе»ндә «Арт-галерея. Казан» күргәзмәсе ачылды


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Арт-галерея. Казан» 11-нче күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә меңнән артык сәнгать әсәре – Россиянең һәм Татарстанның 20 шәһәреннән килгән 200 рәссам һәм осталарның эшләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 3-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк. Экспозициянең һәр көне билгеле бер тематикага багышланачак. Мәсәлән, 30-нчы октябрьдә эшләр  – театрга, 31-нче октябрьдә  – әдәбият һәм шигърияткә, 1-нче ноябрьдә – кинога, 2-нче ноябрьдә арт-дизайнга багышланачак.

Шулай ук Г.Камал исемендәге һәм «Экият» театрлары артистлары, К.Хабенский театр студиясе, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Казанның башка мәдәни учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән бай иҗади программа да булачак.

Күргәзмә кысаларында сәнгать мәктәпләре укучылары, студентлар һәм яшь рәссамнар арасында «Алтын кош. Золотая птица – 2019» II республикакүләм декоратив-гамәли конкурсы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Күргәзмәнең тулырак программасы сайтта урнаштырылган.
Барлык вакыйгалар