Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Инвестиция порталы

«Инвестиция порталы» - сайтның әлеге бүлегендә Татарстан башкаласында үткәрелә торган инвестицияләр сәясәте белән танышырга мөмкин. Биредә Казанның инвестиция паспорты, сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар һәм инвестиция проектлары, шәһәр икътисады һәм инвестицияләр турындагы яңалыклар күрсәтелгән карта басылып чыкты.

«Инвесторларга яшел ут күрсәтү генә җитми – без аларга проектларны башлаганчыга кадәр ярдәм итәргә тиешбез»

Илсур Метшин
Казан Мэры

Казан - Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Тарихи тәҗрибә, географик яктан яхшы урында урнашуы, күпмилләтле халык шәһәргә илнең эре калалары арасында лаеклы урын алырга, сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәгенә әйләнергә мөмкинлек бирде.

Казан халыкара аренада актив рәвештә алга бара, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге вакыйгалар ярдәмендә дә зур үсеш кичерә. Кулланучылар потенциалы югары, эшлекле инфраструктураның үсеш алган дәрәҗәсе, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә квалификацияле белгечләр булуы Казанга потенциаль инвесторларны җәлеп итә. 2020 елда шәһәрнең төп капиталына инвестицияләр 184.7 млрд сум тәшкил итте, бу соңгы 8 ел өчен рекордлы күрсәткеч булып тора.

Шәһәрдә 8 технопарк һәм технополис, 5 индустриаль (сәнәгать) парк, 4 бизнес-инкубатор, 5 сәнәгать мәйданчыгы, 6 инжиниринг үзәк, шулай ук трансфер (коммерцияләштерү) технологияләр үзәге эшли. Химия һәм азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, электроника Казан сәнәгатенең әйдәп баручы тармаклары булып тора.

Казанда үткәрелә торган инвестиция сәясәте шәһәрнең алдынгы предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтлелегенә ярдәм итүгә, административа киртәләрне киметүгә, перспективалы инвестиция проектларын алып баруга һәм шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында инвесторлар белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыруга юнәлдерелгән.

Саннар һәм фактлар:
  • 190,1 млрд. сум
    2018 ел өчен төп капиталга инвестицияләр
  • 30 субъект
    Казан территориясендә инвестицион-инновацион инфраструктура
  • 11
    Казанда индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары
  • 619 резидент
    индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларына карый ( 2019 елның 6 ае эчендә)

Медиа

Фото
Видео